Сайлау участокларында тавыш биргәннән соң гриппка каршы прививка да ясатырга була
Апасның 879 һәм 881 нче сайлау участокларында район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясауны оештырды.
(11 нче сентябрь, Гүзәл Хилавиева “Апастово-информ”).
Теләгән кеше әлеге мөмкинлектән файдалана ала. Бина эченә үтүгә үк, сайлаучыларга прививка ясату мөмкинлеге булу турында мәгълүмат бирәләр.
“Гриппка каршы прививканы һәр елны ясатып киләм. Быел да ясатырга уйлаган идем. Сайлау участогында булу тагын да яхшы булды. Башта тавышымны бирдем, инде прививка да ясатып китәм. Ил-көннәребез тыныч булсын, авырулар безне читләп узсын. Дус булып, бердәм булып яшик!”- диде Тәлгать абый Зәйнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев