Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Шәүкәт Галиев музеена бүләк

Апаста яшәүче Рөстәм Мөхәммәтҗанов Олы Бакырчыдагы олуг шәхес, күренекле якташыбыз, язучы, балалар шагыйре Шәүкәт Галиев музеена бик матур картина бүләк итте

Музей җитәкчесе Рәшит Гыйльметдинов районкүләм “Музейга бүләк итәм” акциясенә кушылган якташына зур рәхмәтен җиткерде. 

-Мин үзем шушы авылда туып-үстем, биредә җитлектем, авыл Советы җитәкчесе булып та эшләдем. Авылыбызда шундый музей булу бик яхшы, без матур, данлы үткәнебезне, Бакырчыбызны еракларга таныткан олпат шәхесләрне онытырга тиеш түгел,-диде үз җавабында музей залларын тагын да баеткан киң күңелле меценат-иганәче Рөстәм Мөхәммәтҗанов. 
-Район хакимияте башлангычы һәм булышлыгы белән 1997 елда Олы Бакырчыда Шәүкәт ага Галиев өчен иҗат йорты төзелгәч, ул бирегә еш кайтып йөрде, бик күп әсәрләр иҗат итте. Татарстанның Язучылар Берлеге вәкилләре, танылган язучылар, шагыйрьләр дә Олы Бакырчыда еш кунак булды. 2012 елда бу иҗат йортын Шәүкәт Галиев музее итү өчен экспозицияләр туплана башлады һәм 2013 елда бу максатка 250 мең сумлык Татарстан Грантын отып, 2014 елның 20 ноябре-Шәүкәт ага Галиевның туган көнендә аның гаиләсе, хатыны Фәридә апа, балалары, район башлыгы Рәшид Заһидуллин фатихасы белән музейны тантаналы итеп ачуга ирештек. Бүген бу музей фондында шагыйрнең шәхси архивыннан 1000 нән артык экспонат тупланды. Ел да алар белән 2000 нән якын кеше таныша. Быел, районда ноябрь аенда мактаулы якташыбыз Шәүкәт ага Галиевның тууына 90 еллык уңаеннан тантаналар үткәрү планлаштырыла, музей территориясендә төзекләндерү эшләре үткәрү көтелә,-диде бу вакыйгада катнашкан Апас “Туган якны өйрәнү” музее директоры Рәмис Ногманов. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев