Социаль яклау идарәсендә яңа җитәкче
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм район башлыгы ярдәмчесе Ленар Хантимеров социаль яклау идарәсе коллективына яңа җитәкче Гөлчәчәк Мәүлетованы тәкъдим иттеләр.
– Сезнең коллектив өлкәннәр, инвалидлар, катлаулы гаиләләр белән эшли. Иң җаваплы, четерекле өлкә дияр идем. Һәрберегез үзенең вазифасын белеп, эшенә җаваплы карап башкара. Бүгеннән яңа җитәкче белән кулга-кул тотынышып аңлашып эшләрсез дип ышанып калам, - диде һәм уңышлар теләде Алмаз Гыйбадуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев