Спорт белән дус алар
Апас халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәре Ләйсән Гайфетдинова мәктәп елларыннан ук спорт, аеруча волейбол белән дус булып үсте.
Ир-егетлек бурычын үтәп кайткан улы Ранис та кечкенәдән мәктәп командалары составында оста волейболчы, футболчы булып танылган иде. Хәзер дә спорт залына бик теләп йөри, гәүдә төзлеген, сәламәтлеген кайгырта. Бу уңган гаилә башлыгы, Ләйсәннең тормыш иптәше Марат Макаровны да бик күпләр белә-көчле көрәшче ул. Дистәләгән авыл, район Сабантуйлары батыры әле дә көрәш келәмен ташламый. Гаиләдәге кечкенә Рузилә дә әти-әниләре, абыйсы үрнәгендә спортка тартылып үсә.
Николетте Болога да мәктәп елларыннан ук оста волейболчы иде. Һөнәрен дә спорт белән бәйләде. Кызлары Родика белән Адриана да әниләре үрнәгендә спортның бу төре белән мавыга, Родика Апас мәктәп волейбол командасы составында бик уңышлы чыгыш ясый.
30 августта яңа спорт комплексында үткән волейбол ярышларында да Ләйсән белән Николетте командашларын, тамашачыларны оста уеннары белән сөендерделәр.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев