Спутник тәлинкәсе куючыларга акча бирәләр?
.
Татарстан Министрлар Кабинеты раслаган карар буенча, район территориясендәге Түбән Барыш, Югары Акхуҗа, Зур Болгаер, Колгына, Себерче, Шәмбалыкчы авылларында яшәүчеләргә санлы телевидениегә күчү чорында җиһазлар сатып алу өчен чыгымнарының бер өлешен дәүләт кайтарып бирә. Әйтик, кеше спутник тәлинкәсе урнаштырса, моны раслаучы тиешле документларын ул сатып алган елына бәйсез рәвештә авыл җирлегенә китерергә тиеш. Бу очракта аңа куелган таләпләр үтәлгән очракта, тоткан чыгымнарының 7300 сумы район халыкны социаль яклау идарәсе аша кире кайтарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев