Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Суд залыннан

Күрше бер районда теркәлеп, Апас районының Ә. авылында яшәүче 31 яшьлек А. кеше талауда гаепләнеп, суд каршына басты.

Тикшерү ачыклаганча, талау максаты белән ул авыл тыкрыгында М. га һөҗүм итә һәм аның кесәсеннән телефонын һәм акча янчыгын тартып ала. Судта гаепләнүче  ничек кенә булса да, гадел җәзадан качарга тырышты. Имеш, М. үзе гаепле, ул аның 50 доллар торучы футболкасын ерткан. Шуннан соң, яхшылап “аңлаткач” китергән зыянны каплау өчен М. 5000 сум акчасын үз куллары белән аңа тапшырган.

Тик кайнар эздән ачылган җинаять дәлилләре кире каккысыз. Зыян күрүче М. район эчке эшләр бүлегенә илтеп тапшырган гариза нигезендә талаучыны оператив тикшерү-эзләү нәтиҗәләре, шаһитлар күрсәтмәләре, видеокамералар, бу җинаятьтә шикләнүче А. ның кесә телефонындагы барлык мәглүматлар-барысы да аңа барып тоташа. Тупланган барлык дәлилләр аның гаепле булуын күрсәтә. Оператив чаралар вакытында аңа үз гаебен танырга туры килде...

Суд карары нигезендә А. шартлы рәвештә ике елга ирегеннә мәхрүм ителде. Төзәлү юлына басмаса, тагын да Закон бозса, аны төрмәгә үк озатачаклар.

Артур Шәрипов, район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев