Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Суның кадерле чаклары

Суның тәмен һәм кадерен сусагач беләсен, диләр. Эссе һәм коры һава торышы хакимлек иткән көннәрдә суның кадере һәм аңа ихтыяҗ тагын да арта. Күп кенә райондашлардан су юклыкка зарлану сүзләре дә ишетелә.

–Кемдер бакчасына көннәр буе су агызганда, кемдер бер тамчы суга сусый, чәй куярга да суы булмый. Райондашлар су кулланганда чама хисен онытмасыннар иде. Насослар куеп су сиптерүчеләр, агач төпләренә, бәрәңге бакчаларына су сузып, кранны борырга “онытучылар“ азрак уйлансын, күршесен, туганын чәйсез калдырмасын иде. Бу көннәрдә махсус комиссия рейдлар белән йөри. Суны артык сарыф итүчеләргә җаваплылык та бар, – ди Апас шәһәр тибындагы башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов. 
Сүз дә юк, тереклек суга сусаган. Үсемлекләргә дә яңа сулыш өрәсе, булышасы килә. Ләкин бит, янәшәбездә еракка суга бара алмый торган өлкәннәр дә бар. Су аларга тагын да кирәгрәк. 
–Сусызлыкны хәл итүнең тагын бер юлы бар. Узган ел Апаста 12,5 чакрым озынлыкта су юллары яңарды. Ул Ленин, Октябрь, Кызыл Армия, Киров, Садри Җәләл, Муса Җәлил һәм башка урамнарны үз эченә алды. Һәр хуҗа йортына килә торган суны әлеге яңа юлга ялгаса, сусызлык хәл ителер иде. Әлеге эшне озакка сузмыйча башкарып чыгу мөһим, – ди район башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев