Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Свияжный бистәсендә чыккан янгынның сәбәпләре ачыклана

24 август төнендә районның янгын сүндерү бүлегенә Свияжный бистәсендә янгын чыгуы турында хәбәр керә.

(23 август, "Апастово-информ").


Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр һәм башка җаваплы хезмәткәрләр килә. Бер түбә астында мунча, сарай, гараж булуы ачыклана. Мунчадагы ялкын телләре әлеге корылмаларга да үрмәли.
Янгын мунча миченең төзексезлеге аркасында чыккан дип фаразлана. Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Бу хакта янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Раил Кашапов хәбәр итте.
" Ягу мичләре, электр приборлары белән эш иткәндә аларның төзеклегенә аеруча игътибарлы булу сорала. Мунча миченә артык кызу итеп ягу да күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Мич ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыкларны кулланмагыз, балаларны бу эшкә кушмагыз", - ди Раил Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев