Сыек майга бәя ник арта?
Көнбагышның начар уңышы, доллар курсы һәм дөнья бәяләре сыек майның бәясенә нык тәэсир иткән.
(14 декабрь, “Апастово-информ“).
Сыек майга бәя арту көнбагышның начар уңышы, дөньякүләм бәяләр артуы һәм доллар бәясе белән бәйле икән. “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгына Россиянең Масложир Союзы башкарма директоры Михаил Мальцев шундый фикер белдергән.
Элегрәк, Владимир Путин бәяләрнең артуында пандемиянең тәэсире юк, дип белдергән иде. Илебезнең Премьер-министры Михаил Мишустин 14нче декабрьгә азык-төлеккә бәяләрне нормалаштыру буенча норматив-хокукый актларны әзерләргә кушты.
“Россиядән көнбагышны чыгару пошлинасы арта. Бу майга бәя артуны туктатырга ярдәм итәчәк. Пошлина кертү бәяләрне нормага салачак“, - ди Михаил Мальцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев