Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Шыгай авылында махсус хәрби операциядән ялга кайкан егет сайлауларга кушылган

Шыгай авылында урнашкан 916нчы сайлау участогында сайлаулар зур оешканлык белән бара.

(15 март, “Апастово-инорм”).



Рома Вәлиев – Җиде Кизләү авылыннан. Ул махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның берсе. Хәрби хәрәкәтләрдә каты яраланганнан соң, госпитальдә дәваланган. Шул сәбәпле, бүгенге көндә туган авылында ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта. Сайлауларга да бик теләп килгән ул.
“Сайлауларда һәркем катнашырга тиеш дип саныйм. Киләчәк тормышыбызда аның әһәмияте зур. Туган авылыма кайту уңаеннан әлеге мөһим эшкә мин дә кушылдым. Сайлауларга беренчеләрдән булып килдем”, - ди ул үзе.
Шыгай авылы мәдәният йорты мөдире Дамир Камалиев белдергәнчә, сайлауларга гаилә белән килүчеләр дә, әлеге эштә беренче тапкыр катнашучы яшьләр дә бар. Шулай ук бүгенге көндә улы махсус хәрби операциядә булган Рәис Гыйламовның әтисе Равил абый да сайлауларда илгә-көнгә тынычлык теләп, үз тавышын биргән.
“Безнең участокта Шыгай һәм Җиде Кизләү авылларыннан барлыгы 231 сайлаучы исәпләнә. Сайлауларны Дәүләт гимны белән башладык. Халык өчен матур концерт та оештырылды. Тәмле коймак, баллы чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә булды. Халык бик теләп килә, матур теләкләр тели-тели үз тавышын бирә”, - дип хәбәр итте ул үзе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев