Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Табар“ хуҗалыгы ашханәсе хезмәткәрләре Гөлия белән Люцияне ник мактыйлар?

“Табар“ хуҗалыгы ашханәсе хезмәткәрләре Люция Мәҗитова белән Гөлия Идиятуллина пешергән ризыкларны кырларда эшләүчеләр мактый-мактый ашап, табыннан һәрчак рәхмәт әйтеп кузгала.

- Без хәзер камыр куеп, икмәкне дә үзебез пешерәбез, - диләр бу уңган-булганнар.
Хуҗалык җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин да мактый аларны.
- Көнгә 50-60 кешегә тамакларын туйдырырлык аш-су әзерләү өчен аларга эшен иртәнге таңнан башларга кирәк. Әле шуңа өстәп, алар бик тәмле итеп төрле кабартма-пәрәмәчләр, коймак, салатлар, шифалы үләннәр өстәп чәй-баллы эчемлекләр да әзерләргә бик һәвәс. Тынгысыз хезмәтегез, якты йөзегез, ашап туймаслык тәмле аш-суларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, кызлар ,- ди.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев