Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Танылган блогер “Татар малай” райондагы сайлау участокларында мобиль күзәтүче булып эшли

Татарстан блогеры Ринат Галиәхмәтов Апаста барган сайлаулар хакында социаль челтәрләрдәге аккаунтларында да сөйли.

(15 март, “Апастово-информ”).



Блогер беренчеләрдән булып, үзәк китапханә бинасында урнашкан 881нче номерлы сайлау участогында булып, сайлаулар барышын күзәткән. Шулай ук бирегә килгән сайлаучылар белән аралашып, фикерләре белән дә кызыксынган.
“Сайлауларда өченче тапкыр күзәтүче вазифасын башкарам. Сайлаулар оешкан төстә уза. “Тамчыдан күл җыела” дигәндәй һәркем бик теләп сайлауларда үз өлешен кертә”, - дип белдерде ул.
Ринат Галиәхмәтов үзе дә сайлауларда катнашкан. Үз тавышын ул тормыш иптәшенең туган ягы булган Биеш авылындагы 888нче номерлы сайлап участогында биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев