Татарстанда 3 июньнән иске типлы аналоглы телевидение каналлары сүндерелә
Татарстанда 3 июньнән иске типлы аналоглы телевидение каналлары сүндерелә, без дә Апас тавы өстендәге эфир телевидениесе манарасына куелган аппаратура аша түләүсез, бик яхшы сыйфатлы 20 телеканал карый башлаячакбыз дип язган идегез. Менә безнең авылда аналоглы телевидение элек тә рәтләп күрсәтмәде, санлы, иң заманча дип макталучы яңасына күчкәч тә шулай булмасмы?
Сорауга район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Шамил Гафаров җавап бирә:
-Куркырга кирәкми. Татарстан Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә, республикада санлы телэфирдан куллану вакытында вакытлы кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, телесигнал начаррак таралучы 157 торак пункта тикшеренүләр, сигнал көчен үлчәү үткәрелде. Безнең районда бу Түбән Барыш, Зур Болгаер, Югары Акхуҗа, Колгына, Шәмбалыкчы һәм Себерче авыллары булырга мөмкин дип исәпләп чыгарылды. Аппаратураны абонент үз хисабыннан урнаштырырга тиеш. Ә каналларны табу, файдалану тәртибен район волонтерлары өегезгә килеп өйрәтәчәк. Бер үк вакытта быелга “ТНВ“ телеканалы сигналын эфирга аналоглы аппаратура аша таратуны дәвам итү мөмкинлеге дә карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев