Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Татарстанда ике дәүләт теле Законын төгәл үтисезме?

Районның кече утырышлар залында республикада ике дәүләт теле (татар һәм рус телләре) Законнарының катгый һәм тайпылышсыз үтәлеше турында сөйләштеләр

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина авыл, урам алтакта-күрсәткечләре, сәүдә, мәдәният, мәгариф һәм башка объектларда белдерүләр, норматив актлар, Карарлар һәм башка рәсми документлар, мәгълүматларның закон кушканча төгәл һәм дөрес итеп язылышына һәм кулланылышына һәр авыл җирлеге җитди карарга тиеш дип искәртте. Татар телендә язылган гариза-үтенечләргә татар телендә җавап бирелергә тиешлеген бер җитәкче дә онытырга тиеш түгел. Моңа һәркемнең хакы һәм хокукы бар. Бурычлар да шулай ук. 
Сүз уңаенда, районнарга Татарстан хөкүмәтенең дәүләт икетеллеге турындагы Законның ничек үтәлешен тикшерү өчен махсус эш-тикшерү комиссияләре чыга, Алар Апаска да киләчәк, әлбәттә. Шуңа да чатнаган татар районында яшәүче, төп милләт булып саналучы халык буларак, без сынатырга тиеш түгел. Барлык алтакта-күрсәткечләрнең дөрес язылышын тагын бер тапкыр күздән кичереп чыгыйк, Хаталар булса-төзәтү сорала. Оятка калмыйк, апаслылар, икетеллелек турындагы Закон һәркайда төгәл үтәлергә тиеш! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев