Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Төбәк Черкенендә янгын

Районның янгын сүндерү бүлегенә 31 гыйнвар 3 сәгать 25 минутта шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр керә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә кеше яшәми торган йорт һәм аның сарае ут эчендә була. Йортка электр кергән, газ кермәгән. Йорт мичкә ягып җылытылган. Хуҗа кеше күрше районда яши. Янгын сүндерүчеләр, җаваплы хезмәтләр утны йөгәнләү өчен бар көчләрен куя. Утның әлеге хуҗалыкның янәшәдәге тагын бер агач йортына, мунчага күчү куркынычы арта. Нәтиҗәдә, 2 йорт, 2 сарай зыян күрә. Агач корылмалар янып бетә. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Ут йорт эченә куеп калдырылган электр җылыткычыннан чыккан дип фаразлана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Ут-күздән сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев