Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Түбән Барыш авылыннан Илдар абый Абдрахманов инде 10 ел дәвамында урман утырта

Кеше үз гомерендә бер төп булса да агач утыртырга тиеш, диләр. Гомумән алганда, агачларны күпме утыртсаң да артык түгелдер. Түбән Барыш авылында яшәүче Илдар абый Абдрахманов та моннан 10 еллар элек агач утырту эшенә керешкән.

–Бүген 1 гектар мәйданда 700 төпкә якын агач үсә. Авыл кырыендагы “Акчалы тау итәге“ндә миләш, балан, гөлҗимеш, слива куакларын, каен, чыршы, усак, юкә, өрәңге агачы үсентеләрен утырттым. Арада әле яңалары да, матур итеп үсеп киткәннәре дә бар, – ди ул.

Илдар Абдрахманов матурлыкка гашыйк, Табигать-Анабызга хөрмәт белән карый. Туган авылының да яшеллеккә күмелеп, ерактан ук үзенә дәшеп торуын тели.

–Агачлыклар -матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Үсентеләрнең үсүен күреп күңел сөенә. Тау итәгендә урын алган кырмыска оясына да сокланып йөрим инде мин! Агачларны да яр кырыйлары ишелмәсен, чишмәләр кипмәсен, әлеге урын авыл халкы өчен ял итү урыны булсын дигән максат белән утырттым, – ди Илдар абый.

Илдар Абдрахманов агач-куакларны карап-тәрбияләп тора. Вакытында суын сибә, төпләрен йомшарта, тамырларын ныгыта. Хайваннардан, кош-кортлардан саклану чараларының да җаен тапкан.

–Үсентенең төбендә чүп үләннәре үсәргә тиеш түгел. Буш вакытларымда чүпләрне утап, агачларның төпләрен таптап йөрим. Бу очракта агач тиз үсеп китә. Үсентеләрне урманнан алып кайтам. Чыршы, наратларны яз көне утырту отышлы. Кыш көне алар туңалар. Имәннәрне көз көне күбрәк утыртам. Усак агачының һаваны чистартуда өлеше зур. Аны күпләп утыртырга исәп. Юкәнең яфраклары тиз чери, үсемлекләргә бик кирәкле кальций бирә. Юкә белән күршедә ылыслы агачлар тиз үсәләр. Һәр агачның үзенчәлеген аңлап утыртырга тырышам. Май ае кызу булмаса, агачлар әйбәт үсеп китә. Әле киләчәккә планнар зурдан. Ә инде кимерүчеләрне куркытыр өчен агачларга тавыш чыгара торган савытлар куям, чытырдавыклар эләм. Терлекләр килгәнен күрсәм, куарга тырышам. Күкрәп үссен иде бу агачлар , – ди ул.

Табигатьтә көз хакимлек итә. Нәкъ менә агач утыртыр вакыт. Изге эштән читтә калмыйк! Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата!

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев