Түбән Барыштан Илдар абый Шәвәлиев өч елдан бирле лаеклы ялда булуына карамастан әле дә хезмәттә
– Быел чыкмамын дип уйлаган идем. Килеп чакыргач тагын йөрәк түзмәде, эшкә ашкынды
К-700А тракторым белән узган ел Кормашка барып та эшләдем. Сәламәтлек булганда кырлар иңләү үзе зур бәхет инде ул, - дип уртаклашты алдынгы механизатор. Илдар абый шулай ук бик күп газета-журналларга язылуы, бигрәк тә район газетасы “Йолдыз”ны яратып укуын белдерде.
– Апастово новости сайтын да карап, хәбәрләр белән танышып барам. Газета уку үзе күңелле, йөрәккә ятышлы дип саныйм. Авылыбызга кабельле линия кертсәләр “Апас хәбәрләре” телевидениесын да карар идек, - дигән теләкләрен җиткерде Илдар абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев