Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Түбән Биябашында гомер кичерүче Мәрьям әби Сәйфуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Бу уңайдан акъәби котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Мәрьям әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын тапшырып, чәчәк бәйләме бүләк итте

Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин ихлас теләкләрен юллап, истәлекле бүләк ирештерде.
Мәрьям әби авылның иң хөрмәтле кешесе. Сикәлтәле һәм үрнәк тормыш юлы үтеп, олыгайган көннәрендә кадерле һәм сокланырлык картлык кичерә ул. Үз аякларында йөреп, якты көннәрне күрү көч һәм куәт өсти аңа.
- Газиз балаларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәү тормышта иң зур бәхет икән ул, - ди Мәрьям әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев