Терлек азыгы әзерләү буенча чираттагы сәфәребез Йомралы берләшмәсенә булды
Берләшмәнең тырыш механизаторлары көнне-төнгә ялгап, һава шартлары яхшы булганда сыйфатлы терлек азыгы әзерләп калу өчен зур тырышлык белән эшлиләр.
Йомралы фермасы янәшәсендә сенаж салу эше бара. Берләшмә җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин һәр җирдә булып, эшнең барышы белән танышып, килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү юлларын эзли. – Күргәнегезчә, бүгенге көндә кызу эш кайный. Хезмәткәрләребез тәүлек әйләнәсе тырышып эшлиләр. Бер мең тонналы ике базны яптык инде. Иң зурысын, өч мең тонна сыешлысын башладык. Шул ук вакытта рулоннарга төрелгән печән дә фермага кайтарылып, өеп куела. Бүгенге көнгә 1257 тонна печән җыелды, 3194 тонна сенаж салынды, - ди берләшмә җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев