Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апасның Зур Күккүз авылында кыргый хайван кешеләргә ташланган

Кыргый хайван авылның үзәк урамы буйлап йөргән. Бер хуҗалыктагы җиде тавыкны бугазлаган, йорт хуҗасына, юлында очраган ханымга һөҗүм иткән.

Мессенджерларда Апас районы Зур Күккүз авылына көпә-көндез бүре килгән дигән хәбәр таралды. Анда җанварның ерактан төшерелгән видеосын да урнаштырганнар. Кыргый җәнлекләрнең республика авыллары тирәсендә күренгәләве турындагы сүзләр ара-тирә ишетелгәләп тора. Әмма бу җанвар авылга килеп кенә калмаган, бер хуҗалыктагы кош-кортка шактый зыян салган, йорт хуҗасына һәм урамда каршына очраган ханымга да ташланган. Бүреләр авыл үзәгенә кадәр үтеп керерлек дәрәҗәдә адәм затыннан куркуларын югалтканнармы, әллә инде бу җанвар кыргый эт булып чыкканмы? Шул турыда тулырак белергә теләп, «Интертат» хәбәрчесе авыл халкы белән элемтәгә керде.

Нурания апаның, кибеттән кайтып килешли, авылдашы Халисә апа белән гапләшеп торган вакыты булган. 

Халидәләр йорты янында, көпә-көндез булды бу хәл. Сәгать дүртенче яртылар тирәсе, әле кибетләр дә ачык иде. Әллә каян гына килеп чыкты да, ыргылып өстебезгә бер эт ташланды. Халидәнең дә эте янәшәсендә иде. Без башта моны да эт дип уйладык. Минем кулымда кәгазь тартма бар иде. Шуның белән сугам, һич кенә дә кире чигенми, һаман өскә сикерә. Эт талаганда, гадәттә, җирдән әйбер алып атсаң, куркып кырыйга китә. Ә бу китми. Халидә тиз генә өенә кереп кача алды. Мин дә өйгә йөгердем. Этнең авызы канлы булуга игътибар иттем, каны минем кулдагы тартма кырыена да сыланып калган иде, — ди ул. 

Нурания апа әйтүенчә, бу җанвар чын бүре кадәр үк олы булмаган. 

Ләкин мондый төстәге этне беркайчан да күргәнем юк иде. Бүре баласы булгандыр дим. Балалар мәктәптән шул тыкрык аша кайталар. Аллаһка шөкер, юлында балалар очрамаган, теткәләп аткан булыр иде. Бик явыз иде, өстемә әллә ничә тапкыр сикерде. Мин ярый катырак кеше, үзем тартма белән «отпор» бирә алдым. Тартмам булмаса, миңа ныклап ябыша иде. Кайту белән бөтен тәнемне карап чыктым, алай теш эзләре күренми. Колготки белән итәгемне генә ерткан. Котырган эт яки бүре булуы бар дип тә куркыттылар. Ул чир селәгәе аша да йогарга мөмкин, ди. Ирем ул киемнәрнең барысын яндырырга куша. Анализлары начар әйбер күрсәтмәсә генә ярар иде, — ди Нурания апа. 

Безнең әңгәмәгә Нурания апаның тормыш иптәше дә кушылды. «Минем хатын бүрегә генә бирешә торганнардан түгел ул», — дип рәхәтләнеп көлеп, бу хәлне уен-көлкегә борып җибәрде ул. 

«Сәнәгемә ябышты, өстемә сикерде…»
Өенә таба йөгергәндә, Нурания апа җанварның туп-туры авыл урамы буйлап кереп китүен күреп кала. Өйгә кайту белән авыл үзидарәсе рәисенә шалтыратып, әлеге хәл турында хәбәр сала. Ә бу вакытта «эт-бүре» авыл читендә яшәүче Шаһиәхмәтовлар хуҗалыгына юнәлә, сарайга кереп, җиде тавыкның башына җитә. Нәкъ шул вакытта Райман Шаһиәхмәтовның унбер яшьлек улы түгәрәктән кайта. «Ярый әле бала сарайга керергә уйламаган, туры өйгә кереп киткән», — ди Райман ага. 

Мин сәгать кичке дүрттә эшкә чыгып киттем. Малайны барларга дип сәгать алтынчыларда өйгә кайтып килергә уйладым. Сарайда нидер булганлыгын сизенеп керсәм, җиде тавыкны буып аткан. Үзебезнең эт өрә, ләкин курка, якын килми. Бөтен мәчеләр качышып беткән, койма башында утыралар.

Куып чыгармакчы булган идем, өстемә сикерә башлады. Артык олы түгел, бүре баласы булды, ахры. Ләкин барыбер куркыта бит. Куып чыгардым. Ишегалдында бер тавык качып калган булган икән, шуңа барып ябышты бу. Урам якта үгезләр тора торган карда бар минем. Шунда чыкты микән дип барсам, эскерт астына кереп яткан. Куам, кычкырам, чыгарга уйлап та карамый.

Кесәмдә петардам бар иде. Аптырагач, аны шартлаттым, алай да бернинди реакциясе булмады. Эт бит ул аткан тавыштан бик курка. Ә моның исе дә китми, ырылдап ятуын белә. Куа башлагач, минем кулдагы сәнәккә ябышты, өстемә сикерде. Көч кулланып юк итәргә туры килде, — ди Райман ага көрсенеп. 

Реклама

Участок ветеринары килеп, кыргый җанвардан котыру чиренә анализлар алган. «Котырган булгандырмы, юкмы, ләкин алдан саклык чараларын күрергә кирәк дип уйлыйм: хуҗалыктагы барлык мал-туарыма да котыру чиренә каршы вакцина ясатачакмын», — ди Райман ага.

Шаһиәхмәтовларның сараенда эре маллары да күп. «Ярый аларга зыян салып өлгермәгән. Унбер яшьлек улыбызны да Ходай саклаган. Ул өйгә кайткан вакытта бүре тавыклар белән мавыгып яткан. Хатыным да эштә иде», — дип сөйләде Райман Шаһиәхмәтов.

«Кыргый хайваннар азык эзләп авылга килә»
Зур Күккүз авылы үзидарәсе рәисе Розия Низамова белдерүенчә, бу бүре түгел, ә бик кыргыйланган эт булырга тиеш. «Мин участок ветеринары белән сөйләштем. Ул башка хезмәттәшләре белән дә киңәшләшкән. Бик нык кыргыйланган эт булуы ихтимал дип әйттеләр. Профессиональ аучыга фотосын җибәргән идем, ул да эткә охшаган булуын әйтте. Аның сүзләренчә, узган ел туган бүре баласы моннан зуррак булырга тиеш. Чын табышмак булды бу безнең өчен», — ди ул. 

Розия апа әйтүенчә, кыргый хайваннарның кешеләр яшәгән тирәлеккә якынаю гаҗәп хәл түгел. «Авыл эчендә хәзер төлке, кабанны рәхәтләнеп очратырга була. Чөнки элек басу-кырларда зур-зур экскертләр салып калдыралар иде. Төлкеләр шул тирәдә тычкан тотып, тыныч кына кышны чыга торганнар иде. Ә хәзер бөтен булган печән, саламны түкләр итеп, авыл эченә ташып бетерәләр. Шуңа күрә кыргый хайваннар азыкны авыл эченнән эзли.

Хәзер бөтен булган печән, саламны түкләр итеп, авыл эченә ташып бетерәләр. Шуңа күрә кыргый хайваннар азыкны авыл эченнән эзли.
Көз көне бер очрак булган иде. Авылда төлке йөри дигәч, аучылар җәмгыятеннән аучылар чакыртып китердек. Алар төлкене көне буе эзләп, таба алмадылар. Алар китү белән килеп чыгып, ярты урамның тавыгын буып бетерде. Кабан дуңгызы бер гаиләнең капка төбенә килгән, кайткач, өйгә үтә алмыйча торганнар. Ә болай бүреләрнең авыл эчендә йөргәннәрен күргәнебез юк иде әле. Авылның ватсап төркеменә барысына да сак йөрергә кушып язачакмын», — дип сөйләде Розия ханым.  

Авылга килгән кыргый хайванның видеосын без дә профессиональ аучыга җибәрдек. Ул да аның күбрәк эткә охшавын әйтте. Койрыгы эчкә таба бөгелгән булу да бу җәнлекне эткә якынайта.

Эт ни дә, бүре ни. Иң тыныч урын саналган авылларда да шундый куркыныч хәлләр күзәтелүе борчу тудыра. Авыл җирлегендә яшәүче халыкның иминлегенә күбрәк игътибар бирелсен иде.

Бүре белән этнең аермасы
Яндекс.Дзен сайтында бүре белән этнең аермасы турында болай язылган:

Бүре белән этнең беренче аермасы - колакларында. Бүре колагын эчкә бөгә белми, шуңа күрә аларның колаклары һәрвакыт өскә карап тора.
Бүренең башы һәм муены куәтле, танавы сузынкы формада (этнеке түгәрәк), казналыгы бик көчле һәм тешләре озын, үткен. Ул табышын өзгәләп-өзгәләп, бик тиз ашап бетерә. 
Бүренең борыны кап-кара төстә була.
Бүренең эзе дә этнекеннән аерылып тора. Кар өстендә калган эзләрне тәҗрибәле аучы бик тиз аера. Бүре эттән зуррак, аның уртача авырлыгы 35-55 килограмм булырга мөмкин. Ул җиргә нык басып йөри, шуңа күрә бүренең эзләре дә эчкәрәк батып күренә. Ә этнеке беленер-беленмәс була.
Койрыгы йөнтәс, озын һәм этнекеннән аермалы буларак, һәрвакыт туры яки аска карап тора. 
Бүре өрми, өргәнгә охшаш тавышлар гына чыгара ала. Кешегә сак кына якынлаша. Этләр бик сирәк очракта гына улый, кеше янәшәсендә үзен яхшы хис итә, күп вакыт дустанә мөнәсәбәттә, сабыр һәм буйсынучан. Бүреләр үзләренең беренчел рефлексларына нигезләнеп яши, шуңа күрә дә куркыныч кыргый җанвар булып санала. 

Чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев