Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Трамп Украина белән Россия конфликтын 100 көн эчендә туктатырга фәрман биргән

АКШ президенты Дональд Трамп Украина буенча махсус вәкиле Кит Келлогка Украина белән Россия конфликтын 100 көн эчендә тәмамларга фәрман биргән, дип яза The Wall Street Journal.

  «РИА Новости» мәкаләдәге бер урынга игътибар иткән: язмада «Беркем дә, Кит Келлог моны эшли алыр, дип уйламый», – диелгән.

  Трамп Россия президенты белән «аңа уңайлы» вакытта очрашырга әзерлеген белдергән.

  Бүген иртән Трамп исә тагын бер мөһим белдерү ясаган иде: әгәр Путин тынычлык килешүе төзүдән баш тартса, ул санкцияләр белән янады, «Россиянең зур проблемалары булачак» диде. Шул ук вакытта Трамп «Путин белән бер дигән итеп аңлаша, шуңа да, Россия президенты каршылык күрсәтер, дигән сәбәпләр күрми». АКШ президенты фикеренчә, конфликтның туктавы Россия өчен бик яхшы булачак.

  «Комсомольская правда» бу хакта сораштыру уздырган. Сәясәт белгече Константин Суховерхов фикеренчә, Трамп уйнап сөйләшми, ул чыннан да конфликтны тәмамларга тырышачак. Әмма ул «тырышачак» дигән сүзгә басым ясаган – булачакмы-юкмы икәне Россиягә бәйле, дигән ул.

 Чыганак:https://intertat.tatar/news/tramp-ukraina-belan-rossiya-konfliktyn-100-kon-ecenda-tuktatyrga-farman-birgan-5870717

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев