Тәтеш районында көнләшү фаҗига белән тәмамланган
Татарстанда көнләшүдән кер үтүкли торган өстәлгә ут төртеп хатынының өен яндырган ир-атны хөкем иттеләр.
Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтте. Судта билгеле булганча, узган елның 1 октябрендә Тәтеш районында яшәүче 36 яшьлек ир-ат хатынының өендә була. Ир-ат кер үтүкли торган өстәлгә ут төртә, ә үзе урамга йөгереп чыга. Нәтиҗәдә йорт тулысынча янып бетә. Янгын аркасында 334 мең сумлык зыян килә. Ир-ат үзенең гаебен таныды һәм көнләшү аркасында шундый адымга баруын сөйләде. Суд ирне ярты елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Фото: пиксабай
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28123
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев