Туган авылын яратучы Азат
Тәүгелде авылыннан Азат Гобәйдуллин бертуктаусыз кайткан яшел массаны таптату эшендә. Безнең белән сөйләшергә дә тиз генә туктап алды.
– Эшнең бик кызу чагы. Кайткан массаны вакытында урнаштырып, таптатып барырга кирәк, - ди ул. Азат мәктәпне тәмамлаганнан соң СПТУ да белем ала. Гаиләдә иң кечкенә малай булганга әти-әнисе янында төпләнеп кала. Тормый иптәше Гөлназ балалар бакчасында эшли. Бер кыз, бер малай тәрбиялиләр.
– Шәһәрне кечкенәдән яратмадым. Шуңа да туган авылымда төпләнеп калдым. Туган якның басу-кырларын иңләү үзе зур бәхет бит ул, - ди алдынгы механизатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев