Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Тутай авылы почтальоны Язгөлем Хисамова: “Бүген дә һәр йортта көтеп алалар”

Иңнәренә авыр сумкасын асып, күпме юллар үтә Тутай авылында яшәүче Язгөлем Хисамова.

20 елдан артык халыкның көнкүреше өчен кирәкле булган почтальон вазифасын башкара ул.
Бүгенге көндә 100дән артык хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Гел җәяү йөрергә туры килсә дә, газета-журналларны тоткарлыксыз өләшү канына сеңгән. Коеп яуган яңгырлар да, салкыннарда куркытмый аны. Тырыш хезмәткәр иртәдән үк Кызыл-Тау авылы почта бүлекчәсенә юнәлә. Анда зур сумкасына йөзләгән газета-журналларны һәрберсен пөхтәләп санап сумкасына тутыра да, кулларына халык өчен кирәк-яракларны да алып, кабат кайту юлына чыга. Ике авыл арасындагы 10 чакрым юлны кайбер көнне җәяү атлый ул, ә кайбер көнне исә изге күңелле юлчылар очрап утырта.
“Тутайда почта бүлекчәсе ябылды. Хәзер почтаны Кызыл-Тау авылына барып алам. Пенсия, газета тарату көнен көтеп кенә торган әбиләр дә, апа-абыйлар бар әле. Газета-журналларны яратып укыйлар. 35 “Йолдыз” укучым да бар. Хезмәтемнән зарланганым юк. Һәр йортта шатланып кө¬теп алалар. Димәк, халык өчен кирәкле эш башкарам”, - дип сөенә Язгөлем Хисамова.
Гадәттә, почтальоннар газета-журналлар, хат-телеграммалар тарату, пенсия өләшү белән генә шөгыльләнсә, хәзер аларга кирәк-яраклар, азык-төлек сату эше дә йөкләнгән.
Җаваплы хезмәт үзен бу эшкә багышлаган кешеләрдән җитдилек, төгәллек һәм җитезлек таләп итә.
“Почта бүлекчәсе күрше авылда булгач, авыл халкы коммуналь түләүләр өчен акчаларны күпчелек миңа ышанып тапшыра. Акчаларын исәпләп алам, почта бүлекчәсенә илтеп түлим, квитанцияләрен кире үзләрен алып кайтам. Авылдашларның ышанычын аклыйм. Халык канәгать”, - ди почтальон.
Тырыш һәм булдыклы ханым эшендә җаваплы хезмәткәр булса, гаиләсендә уңган хуҗабикә. Тутай авылына күрше Буа районы Аксу авылыннан килен булып төшкән ул. Тормыш иптәше Рамис белән өч балага гомер бүләк итеп, үрнәк гаилә булып яшиләр. Күпләп мал-туар асрыйлар. Бүгенге көндә аларның хуҗалыгында 5 савым сыеры бар. Җәй көннәрендә кош-кортлар да үстерәләр. Яшелчәләре дә мул уңыш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев