Тырыш хезмәтнең хөрмәте дә бар
9 октябрьдә Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Бу олы бәйрәмгә Апастан 8 кешелек делегация дә чакырылды.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин һәм “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов белән бергә бу тантанада катнашкан район фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Илшат Вахитов, “АгроАктив” хуҗалыгы механизаторы Марс Хисамов, агрофирманың Идрәз бүлекчәсе комбайнчысы Дамир Фазлыев, Бакырчы бүлекчәсе механизаторы Фәнис Акберов, Дәүләки бүлекчәсе сыер савучысы Эльмира Кужабаева һәм Әлмәндәр бүлекчәсе терлекчесе Айсылу Хәйретдинова белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мул сыйлы өстәлләр артында очрашты. Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен Татарстан сәнгать осталары бик матур концерт программасы да әзерләгән иде.
Быелгы корылыклы җәй район авыл хуҗалыгы өчен шактый катлаулы булды. Гомуми суктырып алган ашлык күләме 68,4 мең тонна, уртача бер бер гектардан иген чыгыш 22 центнер. Шикәр чөгендере уңышы бер гектардан уртача 280 центнер тәшкил итә. Фермаларда барлыгы 65 мең тонна сөт җитештерелде.
-Киләсе ел уңышына бүген нигез салына. Быел көз дә яңгырларга саран. Быел җир әзерләү, туңга сөрү күләме- 40 мең гектар. Бүгенгә бу эш барлыгы 31 мең гектарда үткәрелде,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
-Тракторым үзем белән бергә картая. Туган авылымнан читкә китмичә, менә инде 30 ел туган басуларымда иген үстерәм. Хезмәтемне шулай югары бәяләүчеләргә рәхмәт,-дип шаяртып алды Фәнис Акберов.
-Безнең Борнаш фермасы торакларына капиталь ремонт үткәрелгәч, эш шартларыбыз бик күпкә яхшырды. Коллективыбыз да бик бердәм. Минем хезмәт уңышларымда һәркемнең дә өлеше бар,-ди Айсылу Хәйретдинова.
-Без Дәүләкигә күптән түгел генә кайтып төпләндек. Бик тырыш халык яши биредә. Тормыш иптәшем Рәмис тә сыната торганнардан түгел, миңа булган кадер-хөрмәт һәркемгә язсын,-ди аңа кушылып, 3 бала анасы Эльмира Кужабаева.
Районның алдынгы сыер савучысы ел башыннан 170 тонна сөт савып алды.
-Безнең хуҗалык басуларында ел корылыклы килүгә карамастан, тотрыклы уңыш үстерелде. Уҗым культуралары уңышы бер гектардан 30 центнердан югары булу шуны дәлилли. Быел мин 2000 гектарга якын мәйданда җир әзерләдем, 700 гектарда уҗым һәм сабан культуралары чәчтем. Татарстан җитәкчеләре, хезмәттәшләрем белән очрашу эзсез узмас-киләсе елда безнең хуҗалыгыбыз, районыбыз игенче-терлекчеләре хезмәт уңышлары тагын да зуррак булырга тиеш! - ди бәйрәмнән зур тәэсирләр белән кайткан “АгроАктив” хуҗалыгы вәкиле Марс Хисамов.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев