Апас районында уракка чыгар чак җитә
Инде арыш серкә очырды. Язгы бодай, арпа, башка культуралар да өлгереп килә. Быел 30 мең гектардан артык мәйданда игеннәр урып-җыясыбыз бар. Басуларга елдагыча 60 тан артык ашлык комбайны, игеннәрне теземнәргә урып салу агрегатлары чыгачак.
-Ышанырсызмы икән, 50 ел туган авылымда нәселдән килгән һөнәргә тугры калып, техника арасында, бер эштә мин,-ди “Зөя” агрофирмасының Чирмешән бүлекчәсе машина-трактор паркы мөдире Рәхимулла Закиров. -Быел да җиңнәребез сызганулы. Хезмәттәшләремә үземә ышанган кебек ышанам. Сәламәтлек кирәк, киләчәк көнеңнең матур һәм имин булачагына инанып, бердәм эшләргә кирәк, дип өндим яшьләрне.
-Мин башкаларга ияреп шәһәргә чыгып китү ягын карамадым, анда миңа ни калган, кем мине көтеп тора?.. Өйләнеп, хатыным Гүзәл белән бер бала үстереп, бик матур, җитеш тормышны туган авылымда үз кулларым белән булдырып яшәп ятыш менә,-ди алтын куллы яшь механизатор Тәүзих Камалиев. Унга якын тимер кыру, шомарту, кисеп-эретеп ябыштыру, көйләү җиһазларының барысында да төгәл һәм пөхтә итеп эшли ул.
Комбайннарына соңгы көйләү эшләре үткәрүче Фиргать Әхмәдуллин, Госман Гайнуллин быелгы уракның елдагыча, гадәти вакытта башланачагын фаразлыйлар.
-Үзебез чәчкәнне исән-имин, сыйфатлы итеп җыеп алырга язсын иде,-диләр.
Бүлекчә ашханәче хезмәткәрләре Лидия Садриева белән Лилия Касыймова да уракка бүгеннән әзер:
-Кырда аш-су бик тәмле бит ул,-диләр. -Иртә яздан пешеренәбез, басуда эшләүчеләрне дә үзебез үк сыйлыйбыз.
Бухгалтерия хезмәткәре Хаҗирә Баһавиева эшкә батыр авылдашларын мактап туймый.
-Быел 3000 гектарга якын мәйданда уракны вакытында, сыйфатлы итеп үткәрүгә һәркем үзеннән лаеклы өлеш кертәчәк, дип ышанабыз. Механизаторлар Наил Гыйлаҗев, Илсур Шагараев, Илдус Шәфигуллин, Таһир Нуретдинов, Айдар Сафин бик тырыш булулары белән билгеле. Бик булдыклы игенчеләребез Илгиз Ситдыйков, Рәис Әхмәтов, Равил Хәбибуллин, Фирдүс Гыйззәтуллин, Азат Фәхертдинов та бүлекчәбез мактанычы. Уңган шоферлар Фәһим Баһавиев, Рәис Нигмәтҗанов, Гомәр Хикмәтов, Ранис Камалиев, Илһам Ибраһимов һәм башкалар да үз эшен җиренә җиткереп башкара. Бу уракта да сынатмабыз, шәт,-ди.
Юраганнар юш килсен, чирмешәнлеләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев