Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Урта Балтайлылар да үз тавышын бирә

Урта Балтайның 918нче сайлау участогында да кеше өзелеп тормый.

(15 март, “Апастово-информ”).


Биредә барлыгы 372 сайлаучы теркәлгән.
“Урта Балтай мәдәният хезмәткәрләре бердәм булып сайладык. Халыкны күңелле ял иттерү, яхшы кәеф өстәү, бүгенге көннәрен бәйрәмчә итү өчен дә тырышлыгыбызны куябыз”, - ди мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Участокка гаиләләр, өлкәннәр актив килә. Улы махсус хәрби операциядә катнашучы Мөнирә Галләмова да үз тавышын бирде.
“Ил-көннәребез имин булсын, балаларыбыз яныбызга исән-сау кайтсын. Һәр Ана шул теләктә яши”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев