Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Урта Балтай Мәскәү кунакларын каршылады

Табиблык амбулаториясе үзәгендә оешкан гериатрия бүлеге эшчәнлеге белән танышу максатыннан, Мәскәүдән Урта Балтайга белгечләр һәм җитәкчеләр килделәр. Аларны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

(10 декабрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Урта Балтайда эшләп килүче табиблык амбулаториясе зур үзгәрешләр кичергән иде. Биредә заманча төзекләндерү һәм ремонт эшләре үткәрелде. Моның өчен 25 миллион сумлык эш башкарылды. Көндезге стационар, теш кабинеты, интенсив дәвалау палатасы, физкультура белән дәвалау бүлмәсе һәм гериатрия бүлеге бу амбулаториядә урын алды.
Бүген Урта Балтай табиблык амбулаториясендәге геритария бүлеге белән танышырга Мәскәүдән бу мөһим өлкәдә эшләүче күренекле галимнәр, җитәкчеләр килде.
Делегация составында Россия Сәламәтлек Саклау министрлыгыннан да, фәнни институтлардан да һәм гериатрия тармагында фәнни тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүче эксперт-аналитиклар да бар иде.
Алар Урта Балтайда табиблык амбулаториясендә оешкан гериатрия бүлегендәге уңайлы шартларга бик матур бәя бирделәр.
“Үзәк үзенең матур эшчәнлеге белән башкаларга да үрнәк күрсәтер. Заманча, якты, җылы бинада авырулар тәннәренә дә, җаннарына да шифа алырлар. Республикада да иң яхшыларыннан саналыр дип ышанып калам”, - дип теләде Россия Сәламәтлек Саклау министрлыгы вәкиле Илья Бабенко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев