Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

“Вилдановлар» крестьян-фермер хуҗалыгы - «Татарстан Республикасы Гаилә фермерлары династиясе» бәйгесе җиңүчесе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасы Гаилә фермерлары династиясе» конкурсы игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә ике буын фермерлар - әтиле-уллы “Вилдановлар» крестьян-фермер хуҗалыгы да катнашты һәм җиңү яулады.

(7 февраль, “Апастово-информ”).

  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар кооперативларының крестьян хуҗалыклары фермерлары Ассоциациясенең 25 съезды узды. Биредә “Вилдановлар» крестьян-фермер хуҗалыгы бүләкләнде.

  Бәйге шартлары буенча, кимендә ике буын фермерлары катнашырга тиеш. Гаилә фермерлары династиясе башлыгы булып беренче буын крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе таныла. Чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында, яшь һәм күп балалы гаиләләргә, өлкән буынга ярдәм итүгә һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

  Әҗем авылында яшәүче Фаил һәм Данил Вилдановлар әлеге бәйгедә үз эшчәнлекләрен яклады. Аларга жюри тарафыннан югары бәя куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев