Витамин кырда үсә
Инде бер атна район фермаларында терлекләргә көлтәле, кипшендерелгән яшел үлән ашаталар.
-Сөттән яңа гына аерылган яш бозауларга витаминлы яшел азык бик тә кирәк, бик тә файдалы ул,-ди “Зөя” агрофирмасының Балтай бүлекчәсе идарәчесе Рамил Шәрәфуллин. –Безнең Югары Балтай фермасында яңа туган яшь бозаулар караучы Дамир Гаделшин, Гөлсинә Гафиятуллина һәм Гөлнара Зәйнуллина ел буе кабул итеп алган 200 гә якын сөт бозауларын сабый баладай кадерләп үстерәләр. Алларында яшел азык булгач, терлек күзгә күренеп көрәя. Сәламәтлекләренә дә уңай ул яшел, витаминлы азык. Иммунитетлары да көчәя. Арзан, табигый дару белән бер җәйге беренче теземнәрдә, ачык һавада
кипшендерелгән язгы үлән. Шуңа да кадерен беләбез.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев