Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Яңа ел бәйрәмнәре аеруча уяулык таләп итә

Районда террорчылыкка каршы көрәш һәм гадәттән тыш хәл комиссияләренең киңәшмәсендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә күңелсез хәлләргә юл куймау мәсьәләләре ассызыкланды.

(22 декабрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Апаста район башлыгы Равил Хисаметдинов рәислегендә террорчылыкка каршы көрәш һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссияләренең чираттагы утырышы узды.
Террорчылыкка каршы көрәш буенча район комиссиясе сәркатибе Булат Гатиятуллин терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактик эш нәтиҗәләре белән таныштырып, 2021нче елга комиссиянең эш планы проектын тәкъдим итте.
Утырышта Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә гадәттән тыш хәлләргә юл куймау мәсьәләләре ассызыкланды. Гирляндалар, төрле яктыркычлар белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы, иминлек кагыйдәләренең үтәлүен контрольдә тоту зарурлыгына басым ясалды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов комиссия вәкилләрен бу чорда аеруча уяу һәм игътибарлы булырга чакырды.
“Яңа ел бәйрәмнәре аеруча уяулык таләп итә. Һәр авыл җирлегендә, һәр оешмада саклык чараларын игътибар үзәгендә тоту зарур. Моңа һәр җитәкче җитди карарга тиеш”, - дип белдерде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев