Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Яңа ел спорт бәйрәмнәре

Яңа ел алды һәм каникул көннәре мәктәп укучылары һәм спорт белән дус һәр апаслы өчен дә төрле спорт чаралары һәм бәйрәмнәргә бай булачак.

27-31 декабрьдә һәм 2,3,4,7,8 январда Апас “Алтын алка“ Боз Сараенда бозда ирекле шууга һәркем гаиләсе, дуслары, балалары һәм кунаклары белән килә ала.Аларда 2000 нән артык кеше катнашуы көтелә.

30 декабрьдә “Ватан“ кече спорт залында 2002 елда туган ир һәм кыз балалар арасында самбо буенча ярышлар үтәчәк. Ярыш келәменә 70 яшь спортчы чакырыла.

3 январда “Дельфин“ бассейнында район башлыгы кубогына йөзү буенча ярышлар узачак. Ярышта спорт яратучы 150 кеше катнашуы фаразлана.

4 январьда “Апас“ Зур спорт залында ирләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышларына старт биреләчәк. Спорт бәйрәменә сәламәт тормыш яклы 180 апаслы чакырыла.

6 январьда “Алтын алка“ да спортчы балалар өчен “БОЗ-ШОУ“ бәйрәм тамашасы көтелә. Бу чарада 300 кеше катнашуы көтелә.

7 январьда 2007 һәм аннан соңрак туган балалар арасында “Алтын алка“ бозында хоккей буенча зур ярыш уздырылачак. Анда 120 яшь спортчы катнашачак.

Шул ук көнне-7 январьда Апас Мәдәният йорты фойесында өстәл теннисы буенча районкүләм ярыш узачак. Бу спорт чарасында 100 апаслы һәм кунаклар катнашуы көтелә.

Шушы ук көнне, Каратун мәктәбе бокс залында район беренчелегенә турнир уздыру планлаштырыла. Аңарда 100 яшь спортчы катнашуы фаразлана.

8 январьда “Апас  спорт залында район башлыгы Кубогына 2002 ел һәм аннан соң туган балалар арасында милли көрәш буенча зона ачык ярышлары уздырылачак: Бәйгедә 100 дән артык яш көрәшче катнашуы көтелә.

Шул ук көнне кече “Ватан“ спорт залында тхэквондо буенча 2002 елда һәм аннан соң туган балалар арасында ярышлар уздыру планлаштырыла. Ярышларга 40 тан артык катнашучы чакырыла.

Барлык ярышлар да иртәнге унда башланачак. Теркәлү һәм үлчәнү вакыты-9.00 сәгаттә.(6+)

Район яшьләр эше һәм спорт комитеты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев