Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Яңа елда Татарстанда беренче балаларга түләү 9 мең 713 сумга кадәр артачак

Илдә беренче балаларга түләүләр 2018 елдан башлап РФ Президенты йөкләмәсе буенча кертелде.

(18 декабрь, “Апастово-информ“).


Агымдагы елда Татарстанда беренче балага ай саен түләнә торган акчаны 28,5 меңнән артык аз керемле гаилә алды. Түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә, бу бала өчен яшәү минимумы күләменә туры килә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Агымдагы елда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “Демография“ милли проекты чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Ведомство өч төбәк проекты җитәкчесе булып тора, алар арасында – “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме“ дигән проект та бар, – дип билгеләп үттеләр ведомствода.
“Аның төп чарасы булып, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, бер кешегә уртача керем, хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмаган гаиләләргә айлык түләүләр бирү тора“, – дип аныкладылар министрлыкта.
Бу түләү Россия территориясендә РФ Президентының балачак унъеллыгын үткәрү турындагы Указы нигезендә 2018 елдан бирле кертелде. 2021 елда айлык түләү күләме артачак һәм 9 мең 713 сум тәшкил итәчәк. Аны җан башына уртача керем 20 мең 588 сумнан артмаган гаиләләр ала алачак, ягъни өч кешедән торган гаиләгә 61 мең 764 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев