Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Яңа елда яңа уңыш, яңа шатлык телим!

Изге уй-ниятләр, олы өметләр белән атлап кергән тагын бер ел үзенең шатлыклы мәшәкатьләре белән артта калды

 Без начар яшәмәдек һәм эшләмәдек. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә район 2019 елда һәр өлкәдә уңышларга иреште. Республикабызның чәчәк атуы, бәхетле, мул тормышыбыз хакына маңгай тирен түгеп, көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белми үстергән икмәгебез, җитештергән продукциябез өчен райондашларыбызның һәрберсенә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Бу ел хезмәт казанышларыбыз белән истә калыр, районыбыз тарихы битләрендә күренекле урын алыр. Һәр өлкә буенча горурланып сөйләрлек уңышларыбыз шактый. Киләчәгебез булган балаларга уку һәм ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен барлык шартлар да бар. Өлкән буын да бик актив, аларның төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулауларына сокланмый мөмкин түгел. Сәхнәләр буш тормый, талантларыбыз елдан-ел артып тора. Республикакүләм узган чараларда яшьләр дә, өлкәннәр дә чыгышлары белән сөендерәләр. Районыбыз үзәге, авылларыбыз танымаслык булып үзгәрә. Тигез юллар, торак пунктлар арта. Халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе канәгатьләнерлек. Барлык райондашлар исеменнән авыл җирлегендә яшәүчеләрнең проблемаларын йөрәге аша үткәреп, социаль программаларны саклап калып һәм аларның дәвамлы булачагына ышандыручы Президентыбызга зур рәхмәтемне җиткерәм. 
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырыш, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә тагын бер елны максатчан тәмамладык. Бүген табыныбыз икмәкле, мул, күңелебез көр икән, биредә сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. 
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм. Илгә-көнгә тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек, һәркемгә сәламәтлек телим. Һәрбер йортны мәрхәмәтлелек, шатлык, мәхәббәт җылытсын! 
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев