Яңа “күлмәк“ кигән Биеш мәктәбе балаларны каршылады
Биеш урта мәктәбе бүген 95 укучыны кабул итте.
(1 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).
Мәктәп ишегалдына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, бәйрәм шатлыгын уртаклашучы ата-аналар җыелды. Тантана ачык, саф һавада узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина балаларга район башлыгы исеменнән иң изге, җылы теләкләрен җиткерде.
-Заманча, матур бинада укуыгызны башлыйсыз. Сезгә ныклы исәнлек, укытучыларыгызның биргән белемнәрен ныклы үзләштерүегезне телим. Белем иленә рәхим итегез, - диде ул. Шулай ук ул уку-укыту дәверендә коронавирус чиреннән саклану чараларын төгәл үтәүләрен сорап, укучыларга да, укытучыларга да сак булырга киңәш итте.
Мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов та балаларга укуларында зур уңышлар теләде. Республика җитәкчелегенә, район башлыгына балаларны яңа төзекләндерелгән, заманча бизәлгән бинада укытырга мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт әйтте.
Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Биктаһирова да балаларга, укытучыларга, ата-аналарга бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре ирештерделәр. Бәйрәмгә мәкәптә эшләгән елларын сагынып ветеран укытучылар да килгән иде. Мәктәпнең һәр почмагы якын булуы өлкәннәрнең йөзләрендә чагылды.
Укуда, дәрестән тыш чараларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар Мактау кәгазьләре белән билгеләнеп үттеләр, күркәм уңышларга ирешкән һәм туган көннәрен каршылаган укытучылар мактауга һәм хөрмәткә лаек булдылар.
Белем көне барысы өчен дә шатлыклы, истәлекле узды. Быел Биеш урта мәктәбенә 4 укучы тәүге адымын атлады, 7 укучы 9 сыйныфка, 1 укучы 11 сыйныфка керде.
Беренче кыңгырау балаларны яңа уку иленә дәште. Хәерле сәгатьтә, укучылар һәм укытучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев