Якташыбыз өчен тавыш бирик
Тавыш бирү өчен 1320 номерына "ТАВЫШ 145" текстын язып җибәрергә кирәк.
Хөрмәтле райондашлар. Минем исемем Абеева Ләйсән. Күптән түгел ТМТВ телевизион каналында баручы "Җырлаоке" тапшыруында җиңү яклап "Яшьлек тавышы" хит-парадында катнашу бәхетенә ирештем. Бу хит-парадта җиңү яулар өчен тавыш бирү кирәк. Якташларым, сездән ярдәм сорыйм. Минем башкаруда "Умырзая" җыры өчен тавыш бирү өчен 1320 номерына "ТАВЫШ" сүзе һәм клипның кодын язып җибәрергэ кирәк. Мәсәлән: "ТАВЫШ 000". 1 SMS=1 балл. SMSларны күпме телисез, шуның кадәр җибәрә аласыз. SMS тавышлар җибәргәч үк түгел, ә һәр көнне 12:00 сәг.соң гына кушыла. SMS бәясе 25 сум (НДС белән). Тавыш бирүнең тагы бер ысулы: сайт аша тавыш бирү мөмкинлеге һәр дүшәмбе 10:00 сэг.ачыла һәм җомга 10:00 сэг.ябыла. Бер компьютердан атнага бер генә тавыш биреп була. Тапшыру нәтиҗәләре һәр шимбә 19:00 сәг. "Яшьлек тавышы" тапшыруында ясала. Дүшәмбе 21:00, чәршәмбе 19:00 кабатлау. Хит-парад урыннары SMS тавышлар һәм сайтта бирелгән тавышларның икесен бергә кушып билгеләнә. Минем өчен тавыш бирү өчен 1320 номерына "ТАВЫШ 145" текстын язып җибәрергә кирәк. Барыгызга да бик зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев