Янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре рейдларга чыкты
Табигатьтә коры һава хакимлек итә. Бу вакытта һәркем тирә-юнен җыештырып, тәртипкә китереп калырга ашыга.
(28 сентябрь, “Апастово-информ“).
Янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре сүзләренчә, соңгы көннәрдә тирә-юнендә чүп-чар, җыелган каты-кураларны, бәрәңге сабакларын яндыручылар ешайган. Алар үзләренә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә куркынычсызлык тудыра.
“Ачык урында учак тергезү өчен ким дигәндә 0,3 метр тирәнлектә һәм 1 метр диаметрлы баз казырга кирәк. Яисә 1 кубометрдан зуррак булмаган күләмле металл савыт файдаланырга була. Учак ылыслы урманнан – 100 метр, яфраклы урманнан – 30 метр, каралты-куралардан 50 метр ераклыкта булсын. Учак тирәсен 10 метр радиуста кипкән үләнннән, чыбыклардан һәм бүтән янучан материаллардан чистартырга кирәк. Чүп-чарны яндыручы янәшәдә зур мичкә белән су, ут сүндерү җайланмасы булуын кайгыртырга, ул-бу булса шылтырату өчен мобиль телефоны булырга тиеш. Чүп-чарны яндырып бетергәч учак сүндереп, урынына су яисә ком, туфрак сибү зарур. Торфлы урыннарда, янгынга каршы махсус режим чорында, көчле җил булганда, ылыслы агачлар ябалдашлары астында чүп-чар яндыру тыела“, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре рейдларга чыкты. Алар кисәтүләр ясады һәм беркетмә төзү очраклары да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев