Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында күчтәнәчләр өләшү дәвам итә

Респубикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, “Ярдәм янәшә” хәрәкәте кысаларында, бу көннәрдә районыбызда азык-төлек пакетлары таратыла.

(4нче май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-новости”).


Бүген районыбызга барлыгы шундый 28 пакет-күчтәнәч кайтты. Бүген алар районыбыз авылларында һәм Апас үзәгендә яшәүче 4 балалы 7 гаиләгә тапшырылды. Димәк, 28 бала күчтәнәчле булды. Пакетларны авыл җирлекләре башлыклары район үзәгенә килеп алды. Азык-төлек пакетлары алучылар исемлеген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы билгели һәм алар районнарга җибәрелә.
Апастан Венера Сафиуллинаның 4 баласы да бүген күчтәнәчле булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев гаиләгә исәнлек-саулык теләп, волонтер буларак үзе тапшырды аларны.
“Балаларымны куандырганыгыз өчен бик зур рәхмәт”, - дип, җитәкчеләргә канәгатьлеген белдерде Венера Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев