Яшь апаслы Әмир Заһидуллин тәүге тапкыр тавыш бирде
Район мәдәният йортында урнашкан 879нчы номерлы сайлау участогына килгән сайлаучыларны шулай ук матур җырлар каршы алды.
Мәдәният йорты янәшәсендә тәмле коймаклар пеште, алар урамга хуш исләрен таратты. Биредә үк район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Синең сайлау – синең киләчәк“ исемле акция дә оештырылды.
Сайлаучылар бик теләп үз тавышын бирде. Әмир Заһидуллин быел сайлауга тәүге тапкыр килде. Аңа истәлекле бүләк тә бирелде.
–Беренче тапкыр үз тавышымны бирәм. Бу көн минем өчен бик истәлекле, – диде яшь сайлаучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев