Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Яшәсен авылым!

1 май бәйрәмнәренә чаклы ук инде барлык фермаларда терлекләр җәйге көтүлекләргә чыгарылды. Елдагыча, савым сыерларын төнлә ашату, җәйләүдә йөртү бурычы да төгәл үтәлергә тиеш.

- Бүген фермаларда 4000 баш савым сыерлары, 2500 башка якын таналар һәм бозауларны җәйге мул һәм арзан яшел азыклы көтүлекләргә соңрак чыгаруның төп сәбәбе - язның шактый корылыклы һәм иртә килүе дә, әлбәттә. Яңа гына явып үткән шифалы яңгырлар һәм һава температурасының төшүе үсемлекләргә көч бирде һәм яшел конвейерга юл ача,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Искәндәр Шәмсетдинов. 
Бүген район фермаларында көнгә уртача 76 тонна сөт савып алына. Бер сыерга көнлек савылучы сөт күләме - 14,1 килограмм тәшкил итә. 
Әлмәндәр берләшмәсенең Болгаер бүлекчәсеннән заводларга бүген көн саен тонна ярым сөт озатыла, бер сыердан көн саен 15 литрга якын сөт савыла. 
-Мин мәктәп тәмамлап, 17 яшемнән фермада, маллар арасында. Хезмәттәшләремнән бик уңдым, 21 ел сыер саудым, бу вазифамны да инде өзлексез егерме елга якын бик яратып башкарам. Бозаулар тәрбияләүче, бик уңган-булган Сәрвиназ Фатыйхова, аның ире Рамил, сыер савучылар Әлфирә Сираҗева, Алинә Амануллина, Әлфинур Җамалиева, Гөлшат Шәфигуллина һәм Люзия Заһретдинова һәм башка авылдашларым, чордашларым белән кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп эшлибез. Баз-эскертләребез тулы, терлек азыгы белән зур кыенлыклар күргәнебез юк, – ди яңа гына олы юбилеен үткәргән ферма мөдире Назирә Идиятова. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев