Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Язгы бер көн ел туйдыра

“Свияга” агрофирмасының Ындырчы бүлекчәсе механизаторлары Сергей Прохоров белән Илшат Әхмәтҗанов быелгы язның соңарып килүенә артык көенмиләр, туфракта дым күбрәк булган саен яхшы ул, диләр

-Кышын без фермада тирес чыгарабыз, терлекләргә азык кертәбез. Техникабызның бер дә тик торганы юк. Тик яз җитү белән күңел кырга ашкына.  Язгы бер көн ел туйдыра бит, көзен кырда иген шауламаса, эскерт-эскерт салам-печән өелмәсә, сенаж-силос базлары тулмаса фермаларда да күпләп ит-сөт җитештерә алмыйсың ул,-диләр алар. Узган елгы кыр эшләрендә бу ике уңган механизатор бүлекчәдә алдынгылар рәтендә иде. Быел да шулай булыр, техника, игенчеләр быелгы язгы кыр эшләренә моннан бер ай элек үк тулы әзерлек сызыгына басты. Чәчүлек тә җитәрлек. Кирәк кадәр ашлама запасы да көн саен тулылана.

-Үтәмеш фермасында бозаулар күпләп туа. Сыерларыбыз да яхшы. Безнең белән ел әйләнәсе эшләүче шушы ике механизаторның хезмәт уңышларына бергәләп сөенәбез,-диләр аларны мактап терлекчеләр Венера Вәгыйзова, Айсылу Гыйззәтуллина һәм Динар Галиуллин. Яз авылыбыз кырларына төкле аягы белән бассын, басуларыбызда мул уңыш үссен!

Бу язда Ындырчы бүлекчәсе якларында язгы кыр, чәчү эшләре якынча 3000 гектарда башкарылачак. Ел да мул уңыш алучы игенчеләр быел да сынатмаслар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев