Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Язгы чәчү эшләренә керештек

Район игенчеләре язгы чәчү эшенә керештеләр. “Свияга” агрофирмасының Горбунов, Йомралы, Әлмәндәр, Апас берләшмәләренең кырларына беренче чәчүлек орлыклар күмелде

Балтай бүлекчәсенең 292 һәм 180 гектарлы басуларына арпа чәчү эшенә керештеләр. Биредә ике трактор тырмалый, бер чәчү агрегаты эшли.

 – Бүген басу-кырларыбызга барлыгы 33 трактор чыкты. Хәерле сәгатьтә дип, язгы чәчү эшен башлап җибәрдек. Бу гектарларның һәр мәйданында кызу эш кайный. Һәр җитәкче, белгеч, игенче җир эшкәртү, чәчүлек әзерләү, чәчү технологиясен төгәл һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. Чәчүне сыйфатлы һәм вакытында тәмамлау безнең төп бурычыбыз, - диде агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.

Урта Балтай авылы механизаторлары Рамил Гәләттинов, Радик Гыйльфанов чәчү эшенә керештеләр.

 – Язгы арпа чәчүгә чыктык. Чәчүлек салып торабаз, катоклап барабыз, - диләр алар.

Сыйфатлы чәчүлекне Дәүләки бүлекчәсенең келәтләрендә әзерлиләр. Биредә Фазыл Сәләхетдинов белән Павел Емельянов тәүлек әйләнәсе чәчүлек әзерлиләр. Агулау өчен барлык шартлар да булдырылган, бар җирдә дә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана.

– Эш көнебез иртәнге алтыдан башлана. Бүгенге көнгә 150 тоннадан артык чәчүлекне агуладык. Басу-кырларга беренче салынган чәчүлекләр дә безнең хезмәт. Җитәкчебез Кәфил Гыймранов һәрдаим хәлебезне белеп, эш күләме, сыйфаты белән танышып тора, - тора ди Фазыл абый Сәләхетдинов.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев