Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Юбилярлар үзләре кебек һәркемнең озак яшәвен тели

Каратунның Заготзерно бистәсендә гомер итүче 90 яшьлек Дания Гатауллина белән Дәвеш акъәбие, яшьлегендә тракторчы булып та эшләгән Фәйрүзә Шәеховаларны Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ихластан котлады.

Юбилярларга Владимир Путин һәм Равил Хисаметдиновның Котлау телеграммалары, Рәхмәт Хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Авыл җирлекләре башлыклары Рамилә Сабирҗанова, Таһир Хөсәенов аларга шулай ук үз бүләкләрен бирде, балалары, туганнары һәм күршеләренә кушылып, матур теләкләрен җиткерде.

-Туган көннәребез иске Яңа елга туры килә, барлык райондашларны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, безнең кебек, озак, имин һәм бәхетле яшәгез,-диделәр туксанынчы туган көннәрен каршылап, туган-тумача, ул-кызлары, кияү-киленнәре белән безне зур бәйрәм табыннары әзерләп каршылаган әбиләр җавапка. Теләкләре кабул булсын!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев