Югары Балтайдан Закировлар 10 балага гомер биргән Тәлгать һәм Фәһимә Закировлар гаиләсенә сокланмыйча мөмкин түгел
Алар 10 балага гомер биреп, аларны илгә-көнгә лаеклы итеп тәрбияләп үстергәннәр. 3 кыз һәм 7 ир бала әти-әни үрнәгендә үскән. Бүген аларның күбесе гаиләле. Туган нигезләренә өй тутырып кайталар. 9 оныклары да дәү әти, дәү әни дип өзелеп тора.
–Тормыш иптәшем бик әйбәт, булдыклы, тыныч, тырыш кеше. Күз тимәсен, мин аның беркайчан борчыганын хәтерләмим. Әйбәт яшәдек. Балалар да шуны күреп үсте, – ди Фәһимә апа.
Югары Балтайның гармунчы, җырчы, шул ук вакытта гадилеге белән аерылып торган егете Тәлгать абыйга Кече Бакырчы кызы Фәһимә апаны үзенә каратасы әллә ни кыен булмый. Кавышу белән йорт салалар. Бер уйда, бер максатта гомер елларын ваклыйлар. Тәлгать абый колхозда эшли. Озак еллар бригадир була. Хәзер дә, лаеклы ялда булса да, язгы чәчү эшләре вакытында эшкә чыга ул. Шулай ук урманчылык эшенә дә өлеш кертә. Фәһимә апа иң элек фермада хезмәт итсә, соңрак мәктәптә эшли.
–Хатыныма бер кыек сүз дә әйтә алмыйм. Чиста-пөхтә, уңган ул. Мин хөрмәттә яшәдем. Бергә яши башлавыбызга 47 ел булды, – дип мактау сүзләрен яудырды Тәлгать абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев