Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Юл акчасы кемгә каралган

“…Пенсия реформасына бәйсез рәвештә, хатын-кызларга 55, ир-атларга 60 яшь тулгач бирелә торган 486 сум юл акчасына быелдан хокук, аны алу тәртибендә үзгәрмәләр бар дип ишеттем…“

Сорауга район халыкны социаль яклау идарәсенең материаль ярдәм бүлекчәсе баш белгече Алия Гарифуллина җавап бирә:

-Онытмагыз, бу 486 сумлык айлык юл акчасы хатын-кызларга 55, ир-атларга 60 яшь тулган көннән исәпләнә башлый, аны рәсмиләштерү өчен район Пенсия Фонды яки туры безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр дә пенсия яше тулып та кеше хезмәт итүен дәвам итсә, айлык керемнәргә ия булса гына юл акчасын алырга мөмкин. Кеше пенсиягә чыгып эшләми башлагач юл акчасына хокукын югалта.

1. Эшен дәвам итеп, айлык пенсиясе һәм башка керемнәре 20 мең сумга кадәр чыкса, аңа тиешле 486 сумлык юл акчасы банкта ачылган электрон исәбенә һәр ай ахырында күчерелеп бара.

2. Әгәр дә айлык пенсия һәм башка керемнәре күләме 20-25 мең сум тәшкил итә икән, айлык юл акчасы 180 сум гына булачак.

3. Кешенең айлык пенсиясе һәм айлык керемнәре 25 мең сумнан артып китсә, юл акчасы гомумән, түләнми.

Пенсионерларга айлык акчалата түләү системасы (ЕДВ) буенча бу 486 сумлык юл акчасына хокуклы булу өчен тагын берничә шарт бар.

-Әгәр дә бу кеше БТИ да торак йорт яки фатирның төп милекче-хуҗасы булып рәсмиләштерелсә һәм бу йорт-фатирда теркәлүчеләр санына бәйсез рәвештә аңа туры килгән өлеше 40 квадрат метрдан артса, ул шулай ук 486 сумлык айлык юл акчасына хокукын югалта.

Әгәр дә пенсионер исеменә башка шәһәр-торак пунктта икенче йорт-фатир рәсмиләштерелгән булса һәм аңа туры килә торган өлеше 23 квадрат метрдан артык булса, 486 сумлык айлык юл акчасы шулай ук түләнми.

Әгәр дә йорт-фатирда пенсионер үзе генә яшәсә һәм бу торакның гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан артык булса, ул шулай ук 486 сумлык айлык юл акчасына хокукын югалта.

Аның исеменә ике яки аннан күбрәк йорт-фатир рәсмиләштерелгән булса һәм аларның гомуми торак мәйданы 40 квадрат метрдан артып китсә, 486 сумлык айлык юл акчасы шулай ук түләнми.

Менә бу үзгәрешләр ТР Дәүләт Советының узган 2018 елның 29 декабрендә 107 нче Закон буенча кабул ителде һәм быелның апрель аенда гамәлгә керде.

Хезмәт ветераннары һәм инвалидларга бу закон һәм үзгәрешләр кагылмый.

Тагын да сорауларыгыз булса, халыкны социаль яклау район идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Үз хокукларыгызны төгәл белегез, 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев