Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Юл һәлакәтләре арткан – сак булыгыз!

Районда бер көндә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл сакчылары аны кышкы юлларда тизлекне дөрес сайламау сәбәпле дип аңлата.

1 декабрьдә кичке сәгать 7дә Урта Балтай авылы янәшәсендә “КИА Рио“ машинасы дамба астына төшеп каплана. Кичке сәгать 9да Җидекизләү авылы янында “Лада-Калина“ машинасы һәлакәткә очрый. Шоферлар икесе дә дөрес тизлек белән бармаган һәм идарәне югалтып һәлакәткә очраган. Куркынычсызлык каешын эләктергән булу нәтиҗәсендә генә сәламәтлекләренә зыян килмәгән. Соңгы машинада бала да утырган булуы мәгълүм. Ул шулай ук махсус утыргычта булган һәм җәрәхәтләр алмаган.
Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәргә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев