Юллар кабат ябылды
Бүген, 16нчы гыйнварда 18.30 сәгатьтән соң транспорт йөрүенә кабат чикләүләр кертелде.
(16 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп тора. Башта көчле салкыннар булды, хәзер буран котыра. Транспорт йөртүчеләргә дә кыенга туры килә. Бүген дә 18.30дан соң рейс автобуслары шоферларына юлга чыгу кабат чикләнде. Кар яву, буран, бозлавык, күз күреме начар булу куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта дәүләт автоинспекциясе кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев