“Үз мәктәбеңә булыш“ акциясе дәвам итә
Татарстанда моннан 10 элек старт бирелгән акциядә ел саен меңләгән кичәге укучы катнашып, кайчандыр укып чыккан туган мәктәпләрен уку елына әзерләү чорында төзелеш кирәк-яраклары, төрле уку һәм спорт җиһазлары белән комплектлауда үзләреннән саллы өлеш кертә.
-“Ялкын” колхозы булып яшәгән елларда (1985-1987) төзелгән ике катлы зур, матур һәм иркен бинада бер генә ел (1988) укып калган колхоз председателе Хәмит абый Мингалиевның улы Роберт зур дәрәҗәләргә ирешеп, җаваплы дәүләт, хөкүмәт вазифаларын башкара. Ел да үзе үскән авылга кайтып, хәлләребезне белешә, бик күп ярдәмен тоеп яшибез,-ди Дәвеш мәктәбе директоры Лилия Сабирова.
1989 елда безнең мәктәпне тәмамлаган Илдар Гыйззәтуллин, 1994 елда Дәвеш мәктәбен тәмамлаган Илнур Хәсәнов, 2004 елда безнең авыл мәктәбен тәмалаган Ленар Халиков мәктәбебезнең район хакимияте ярдәме белән яңа алыштырылган тәрәзә-ишекләрен төзекләндерүдә шулай ук быел бик теләп ярдәм иттеләр. Аларны шулай игелекле итеп үстергән әти-әниләренә, саваплы гамәлләр башкарган киң күңелле авылдашларыма мәктәп коллективы, укучылар исеменнән бик зур рәхмәт!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев