Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Заготзерно бистәсендә ифтар ашы үткәрелде

Заготзерно бистәсенең үзәгендә урнашкан “Нәҗиб“ мәчетендә ифтар ашы уздырылды. Ифтарда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гибадуллин, районның мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм Төркиядән килгән Коръән-Хафиз Али хәзрәт катнашты.

“Барлык җыелган дин кардәшләрне шушы изге ай – Рамазан ае белән тәбрик итәм. Бу айны безгә Аллаһы Тәгалә чистарыр өчен, барлык кирәкмәгән әйберләрдән арыну өчен җибәргән. Ураза тоту әлбәттә җиңгел эшләрдән түгел, әмма нәкъ шушы тыелып тору безнең көчебезне арттыра, дөнъяда очраган авырлыкларны җиңәргә ихтыяр көчен зурайта“, - диде Алмаз Гибадуллин.

Шулай ук бу табында Мирхәт хәзрәт үзенең үтемле вәгазен сөйләде. Ураза тотучы нинди әйберләрдән тыелып торырга тиешлеген аңлатып узды.

“Нәҗиб“ мәчетенең имам-хатыйбы Гыйльфан хәзрәт тә дин, иман, әхлак турында вәгазьләп алды. Һәм шушы мәчеттә зур өлешен керткән, аның исәп-хисап эшләрен алып баручы Голшат ханымны гомер бәйрәме белән тәбрикләп мәхәллә исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Табынны авыз ачканчы моңлы Коръән сүрәләре белән Али хәзрәт дәвам итеп бар игътибарны үзенә алды. “Нәҗиб“ мәчете мәхәлләсен Коръән-Хафиз таң калдырды.

Айрат Аминов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев