Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Зур Күккүз мәктәбендә семинар узды

Зур Күккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Гомуми белем бирү системасында уку дәресләре бурычларын конструкцияләү методикасы, уку дәресен планлаштыру һәм анализлау, уку дәресе моделе” дигән темага районныбызның яшь укытучылары катнашында семинар узды

Мәктәп директоры Эльвира Сөнгатуллина федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучылар һәм укучылар белән эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәптә балаларга белем бирү үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучылары алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Педагогларның белемнәрен камилләштерү юллары һәм ирешелгән уңышларга тукталды. 
Остазлык хәрәкәтен тормышка ашыру максатыннан рус теле һәм әдәбияте укытучысы Наилә Сөләйманова 6нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. 2018нче елда «Өлкән укытучы» грантына ия булган яшь белгеч, Фәридә Гыйззәтуллина 5нче сыйныфта ФГОС тәләпләренә туры китереп ачык дәрес бирде. Семинарда катнашучы яшь белгечләр бу дәресләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыруның төрле ысулларын, алымнарын күрделәр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның фәннәрне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. Башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Хәбибуллина, математика укытучысы Залия Зәйнуллина үткәргән мастер-класслар яшь укытучылар өчен чын осталык мәктәбе булды. Анда укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде. Семинарда катнашучылар аның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Район мәгариф бүлеге белгечләренә һәм “Яшь мөгәллим мәктәбе” җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев